Һәртөрле әңгәмәләрдә, чыгышларда өлкән буын язучыларының “халык хәзер китап укымый” дип борчылуын еш ишетергә туры килә. Мин бу сүзләргә бераз шикләнебрәк карыйм. Бер Казанда гына ничәмә ничә китап кибете бар! Алар артканнан арта бара. Сәүдәгәрләр сантый халык түгел, әгәр китап укучылар булмаса, мондый кибетләр барлыкка килмәс иде, дим.