.
Кайда крама, кайсы гәзитне ачма, зыялылырыбыз һәм язучыларыбыз китап укучыларның азаюына, тел һәм әдәбиятның дәрәҗәсе төшүенә зарлана.
Заман ага, нәрсәләрдердер барлыкка килә, нәрсәләрдер югала... Кайчандыр бик популяр булган чабата ясаучы һөнәре дә шулай юкка чыккан бит...
Чиратта - әдәбият?
Бәлки, моны зар елап түгел, ә яшәеш кануны кебек кабул итәргә кирәктер?
Бетсен ул. Татар да бетсен. Татарның үзеннән ни толк та, әдәбиятыннан ни файда?
Ә бәлки, әдәбиятны да, халыкны да саклап калу, үстерү юллары бардыр? Без бары тик әһәмият кенә биреп җиткермибездер?
Ә бәлки, хәлләребез ул кадәр үк начар да түгелдер әле. Ни әйтсәң дә, китаплар чыгып тора һәм аларны укучылар да аз түгел кебек... Татар да һаман яши бирә...
Җавапсыз сораулар да, фикер алышыр яссылыклар да күп...
Сез ничек уйлыйсыз?
.